3 – 9 июльдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 134 хәбәр һәм гариза кергән. Аларның 2се – урлашу, 1се – үтерү белән янау, 4се – кыйнау, 1се – мошенниклык очрагы.
Бу чорда шәһәр-районда 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә зыян күрүчеләр бар. Руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 123 очрагы теркәлгән.
Узган атнада шәһәр-районда өч кеше вафат булган. Аның берсе — 36 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салган.
Нет комментариев