Узган атнада Зәйдә электр двигателе урлаганнар, мошенниклар кармагына төшкәннәр
Яңалыклар

Узган атнада Зәйдә электр двигателе урлаганнар, мошенниклар кармагына төшкәннәр

Әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылган.

5 июльдә район эчке эшләр бүлегенә Үтәшкин авылы янында урнашкан нефть һәм газ чыгару объектына үтеп кереп, скважинадан электр двигателе урлаулары турында хәбәр килә.

6 июльдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 41 яшьлек ир-аттан гариза керә. Билгесез кеше, алдау юлы белән аның ышанычын яулап, «Вконтакте» социаль челтәре аша товар сату сылтавы белән 5 400 сум акчасын үзләштерә.

«Әлеге фактлар буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә», — дип хәбәр итәләр полициядән.


Нет комментариев