Татарстанның сәламәтлек саклау министры -Марсель Миңнуллин
Марсель Миңнуллин рәсми рәвештә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры булды. Аны билгеләү турындагы карарны бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
"Миңнуллин Марсель Мансур улын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры итеп билгеләргә", - диелә документта.
Марсель Миңнуллин республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы вазифаларын 2023 елның 6 февраленнән бирле, элеккеге министр Марат Садыйков вафатыннан соң башкара.
1974 елда туган Миңнуллин моңа кадәр Республика клиник хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары булып эшләде. Аның һөнәри юлы Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлеге табиб-хирургы вазифасыннан башланган, төп эш урыны абдоминаль (эч куышлыгы) хирургия бүлеге булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев