Бүген, 20 сентябрьдә Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йорты каршында сайлауга килүчеләрне көн дәвамында матур җырлар белән каршы алдылар
Биредә шәһәр мәдәният йортының иҗат коллективы һәм "Ивушка" халык җырлары вокаль ансамбле Мирный микрорайонында яшәүчеләрне һәм кунакларны сайлау участогында рус һәм татар телләрендә яраткан җырларын башкарып сәламләделәр.
Күпләр матур җырларга кушылып җырладылар, күңелләрен күтәрделәр.
Нет комментариев