Зәйдә Изге Мәрьям Ананың «Янмый торган купина» образы алдында дога кылдылар
Яңалыклар

Зәйдә Изге Мәрьям Ананың «Янмый торган купина» образы алдында дога кылдылар

17 сентябрьдә рус православие чиркәве барлык янгын сүндерүчеләрнең яклаучысы булган «Янмый торган купина» Изге Ана иконасы көнен билгеләп үтте.

17 сентябрьдә Зәй шәһәренең Изге Троица храмында Изге Мәрьям Анага "Неопалимая Купина" акафисты белән гыйбадәт кылу булды. Традиция буенча, инде берничә ел дәвамында "Янмый торган купина" көнендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Зәй шәһәренең янгын сүндерү часте рәхмәт белдерергә һәм авыр хезмәтләрендә аның яклавын сорарга килә.

Молебеньда утка каршы көрәшчеләргә үз постларында көч һәм батырлык теләделәр.

  • Фотолар Изга Троица храмыннан.

Нет комментариев