Спорт

Зәйдә әтиләр һәм уллар ярышты

“Энергия» стадионында “Әәтиләр көне» эстафетасының муниципаль этабы узды

Шәһәрнең “Энергия”  стадионында узган “Әтиләр көне” спорт эстафетасының муниципаль этабы җылы атмосферада үтте һәм уңай энергиягә бай  булды. Көннең төп геройлары әтиләр һәм аларның уллары булды.

Ярышларда 19 команда катнашты. Әтиләр һәм 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге уллар алты катлаулы этапны – турникта тартылу, баскетбол, озынлыкка сикерү, эстафета таягы белән йөгерү, кыршаулар белән эстафета ярышы һәм туплар җыю этапларын иңгә-иң куеп үттеләр.

Көрәш чын-чынлап җитди барды, ә тамашачылар катнашучыларга көчле алкышлар белән ярдәм итте.

  • Нәтиҗәләр:
  • 1 урында - Савгильдиннар Максим һәм Демид;
  • 2 урында - Теркуловлар Сергей һәм Ярослав;
  • 3 урында - Фәретдиновлар Альберт һәм Модест.

Нет комментариев