Зәйнең көллиятендә урнашкан сайлау участогына дүрт бала тәрбияләп үстерүче Хәсәновлар кечкенә кыз, уллары белән килделәр
Бу гаилә шәһәребездә үрнәк, тырыш яшь буын тәрбияләүче буларак үрнәк. Гаилә башлыгы Илдар шәһәрнең “Техно” заводында хезмәт куя, ә тормыш иптәше Ләйсән Социаль фондның Зәйдәге клиентлар хезмәте әйдәп баручы белгеч-эксперты. Сайлау участогына ир белән хатын кызлары Хәят һәм уллары Мөхәммәд белән килделәр.
“Сайлауларда катнашу ул мөһим вакыйга. Бүген тавыш бирүгә кечкенә кыз, улыбызны да ияртеп кече яшьтән гражданлык бурычын үтәргә өйрәнеп үссеннәр өчен алып килдек. Аларга сайлау бюллетенен урнага салу аеруча горурлык хисе тудыра”, - дип елмая Илдар Хәсәнов.
Хәсәновларның олы кызлары Фәридә бүгенге көндә Мәскәүнең технология һәм идарә университетын кызыл дипломга бетереп Кытайда укуын дәвам итәргә юл алды, ә Диләрә Казанда Идел буе спорт һәм туризм университеты студенты.
Кызлар икесе дә уку урыннарында үз гражданлык бурычларын үтиләр. Хәят исә апалары кебек 6нчы мәктәпнең 2нчн сыйныфында “5”ле билгеләренә генә укый, “Каприз” бию төркемендә шөгыльләнә. Мөхәммәд әле бакча яшендә генә булуына карамастан спортның тхэквандо төрен сайлап инде ярышларда җиңүләр яулый.
Хәсәновлар илебезгә тырыш яшь буын тәрбияли.
Нет комментариев