Татарстанда күп күләмдә урманнарны торгызу эшләре башкарылды
Яңалыклар

Татарстанда күп күләмдә урманнарны торгызу эшләре башкарылды

Быел Татарстанда 1523,1 гектар мәйданда урманнар торгызылды.

"Экология" илкүләм проекты буенча башкарылган эшләрнең кыскача нәтиҗәләрен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ясадылар.

Аерым алганда, урманнарны ясалма торгызу – 1413,5 гектарда (100 процент), урманнарны үрчетү – 105,6 гектарда (100 процент), ә катнаш ысул белән торгызу эшләре 4 гектарда (100 процент) үткәрелгән.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сүзләренчә, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләренә ирешүгә аерым игътибар биреләчәк.

 


Нет комментариев