Татарстанда яшәүчеләр  #МойГеройМояСемья акциясендә актив катнаша
Яңалыклар

Татарстанда яшәүчеләр #МойГеройМояСемья акциясендә актив катнаша

Татарстанда ВКонтакте социаль челтәрендә #МойГеройМояСемья хэштегы астында флешмоб актив төстә дәва итә.

Акция үлемсез полкның онлайн-йөрешенә багышланган. Флешмоб шартлары буенча, катнашучыларга үзенең ВКонтакте социаль челтәрендә сугышта катнашкан бабалары, тылда җиңү көнен якынайтуга өлеш керткән әбиләре турында язмалар, фотолар урнаштырырга һәм #МойГеройМояСемья хэштегы куярга гына кирәк.

Акция 2023 елның 26 апрелендә башланып китте. Хәзерге вакытта флешмобка республиканың 274 кешесе кушылган инде. Алар үз гаиләләрендәге ветераннарның тарихын ВКонтактедагы шәхси битләрендә урнаштырдылар.

Флешмобны оештыручылар Республика халкын марафонда актив катнашырга чакыра. Татарстан журналистлары республика халкының басмаларын үз газета битләрендә актив яктырта. Мәсәлән, массакүләм мәгълүмат чараларында #МойГеройМояСемья акциясе кысаларында катнашучылар сөйләгән Татарстан Геройларының тарихлары белән 1000нән артык язма чыкты инде.

 


Нет комментариев