Сәвәләй халкы да хәрбиләргә ярдәмдә берләште
Яңалыклар

Сәвәләй халкы да хәрбиләргә ярдәмдә берләште

“Ярдәм янәшәдә” акциясе кысаларында гуманитар ярдәм җыю эше Сәвәләй авыл җирлегендә дә актив алып барыла.

Сәвәләйлеләр дә махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыйды. Ярдәм җыеп  кына калмыйча,  барлык җыелган әйберләрне коробкаларга тутырып, Зәйдәге гуманитар ярдәм җыю пунктына озаттылар да.  Хәрбиләргә авыл халкы да,  мәктәп укучылары да  хатлар яздылар.

-Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Барлык авылдашларга рәхмәт әйтәсем килә. Шулкадәр күп әйбер җыелды. Ир-егетләребез безнең терәкне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар, - ди Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.
 

Фотолар Сәвәләй мәдәният йортыннан


Нет комментариев