Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сәвәләй балалары Александр Исаков ясаган тауда шуа

Сәвәләй авылы балалары көн саен шау-гөр килеп тау шуалар.

Авылда яшәүче Александр Исаков күп еллар авыл балаларына әнә шундый бүләк ясый.

"Александр дәдәй һәр эшен чын күңелен биреп башкара. Бигрәк тә ул балаларны шатландырырга ярата. Быел да авылыбызның Яшьләр урамында балаларга шуу өчен тау ясады. Сәвәләйлеләр шундый изге эше өчен аларга рәхмәте",- ди авыл мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

Александр Исаков җәй көне тыкрыкны да карап тәртиптә тота, чүп үләннәрен чабып-чистартып тора икән. Ә кыш көне балаларга шундый тау ясый. 

Балаларның да күңелләрен күрмәгәч, рәхәтләнеп шусыннар, бер шөгыль бит ул аларга, дигән фикердә ул. Чыннан да, телефоннарда, компьютер каршында утыруга караганда, саф һавада тау шуу бик файдалы бит.

Кешегә изгелек эшлим, шатлык бүләк итим дисәң, әллә ни күп кирәкми шул, акчалар да сарыф итәсе юк.
 

Фотолар җирлектән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев