Районда мошенниклар кармагына эләгүчеләрнең артуы күзәтелә.
Зәйдә яшәүче 43 яшьлек ир-ат кырыгалдарлар кармагына эләккән. Мошенниклар, аның паспорт мәгълүматларыннан файдаланып, микрокредит оешмаларында 25499 сумлык дүрт займ рәсмиләштергән.
Шундый ук хәлгә Зәйдә яшәүче 55 яшьлек ир-ат та тарыган. Аның паспорт мәгълүматларыннан файдаланып, мошенниклар 4000 сумлык займ рәсмиләштергәннәр.
54 яшьлек хатын-кыз алдауның классик схемасына эләккән. Аңа мошенник шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Ялган сүзләргә бирелеп, әлеге хатын-кыз төрле счетларга 199 мең сум акча күчергән. Шуннан соң мошенник аның шалтыратуларына җавап бирми башлаган.
19 яшьлек егет акча эшләргә теләгән, әмма кырыгалдарлар кармагына эләккән. Мошенниклар аны 14 мең сум акча күчерергә мәҗбүр иткән.
Зәйдә яшәүче 58 яшьлек бер хатын-кызга инвестицияләү юлы белән акча эшләү ысулын тәкъдим итәләр. Һәм әлеге хатын-кыз 204 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.
48 яшьлек ир-атны алдауның классик схемасына эләгүдән уяулыгы коткарып калган. Аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Сезгә карата мошенниклык гамәлләре кылына дип, акчаларны коткарып калу өчен 140 мең сум күчерергә тәкъдим итә. Тик ир-атның уяулык күрсәтүе аңа акчаларын саклап калырга ярдәм иткән.
Ә 38 яшьлек хатын-кыз шундый ялганга алданып, 141 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.
Билгесез кеше 70 яшьлек хатын-кызга инвестицияләрдә өстәмә акча эшләү юлын тәкъдим иткән. Һәм әлеге өлкән яшьтәге хатын-кыз билгесез кешеләргә ышанып, 940 мең сум акчасыннан колак каккан. 41 яшьлек хатын-кыз да шул юл белән кырыгалдарлар кармагына эләккән. Ул 690 мең сум акчасын күчергән.
Бер хатын-кыз алдау юлы белән Зәйдә яшәүче 57 яшьлек ханымның 3900 сум акчасын урлый. “Әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, Зәйдә яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз тоткарланды”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Күргәнебезчә, мошенникларның кармагына төрле яшьтәге кешеләр эләгә. Полиция хезмәткәрләре сезнең шәхси мәгълүматлар турында сөйләшкән яки акча күчерүне сораган таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә киңәш итә.
Фото: https://ru.freepik.com
Нет комментариев