12 мартта Россия Юстиция министрлыгы җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
Быел Россиядә бу хезмәт оешуга 144 ел тулды. Әлеге инспекциянең Зәй бүлегендә Андрей Иванов җитәкчелегендә 4 хезмәткәр эшли.
Исеменнән үк күренгәнчә, җәза үтәтү инспекциясендә кылган кыңгыр эшләре өчен шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр күзәтүдә тотыла.
Рушат Бәхтевәлиев җәза үтәтү инспекциясендә 5 ел хезмәт куя. Хокук саклау органнарында эшләү Рушатның балачак хыялы була. Аксар урта мәктәбен тәмамлаганда аның максаты анык була инде - юридик институтка керү. Казан югары уку йортын уңышлы тәмамлап, ул туган ягына эшкә кайта. Башта суд приставлары хезмәтендә тикшерүче булып эшли. Бу хезмәттә чыныгу алган егет 2018 елда район җәза үтәтү инспекциясенә эшкә килә. Бүгенге көндә ул эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты дәрәҗәсендә хезмәт куя.
-Безнең хезмәттә төп бурычларның берсе - инспекциядә исәптә торучылар тарафыннан кабат җинаять кылуларны һәм хокук бозуларны булдырмау. Шартлы рәвештә, ягъни иректән мәхрүм ителмичә хөкем ителгән һәм инспекциягә исәпкә куелган кешеләргә билгеле бер бурычлар йөкләнә. Аларга рөхсәтсез яшәү урыннарыннан читкә китү тыела, алар вакытында безгә килеп теркәлү үтәргә, алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә җәмәгать урыннарында йөрмәскә тиеш. Бу таләпләрнең үтәлүен тикшерү йөзеннән без һәрдаим аларның яшәгән урыннарында булабыз, полициянең участок уполномоченныйлары белән элемтәдә торып эшлибез. Инспекциядә теркәлгән кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары белән әңгәмәләр үткәрәбез, - ди Рушат Рәшитович.
Туры юлга басып, эшкә урнашкан, гаиләсе белән яшәгән затларга инспекторлар сөенәләр генә. Узган ел ахырында наркотиклар кулланучы бер кешегә карата суд мәҗбүри дәвалану билгеләгән. Башта әлеге егет мин наркотикларга бәйлелектән интекмим, миңа дәвалану кирәкми, дип тавышланып йөрсә, аннан тиешле карарга килеп, дәваханәдә дәвалану курслары үткән. Тулысынча сәламәтләнү, каба начар юлга басмас өчен өстәмә тернәкләндерү курслары да узган. Хәзер әлеге егет Зәйгә кайткач, инспектор Рушат Бәхтевәлиевка үзен дәвалануга баруга күндергәне һәм туры юлга басуы өчен рәхмәт сүзләрен җиткергән.
-Инспекциядә исәптә тотучыларны эшкә урнаштыру – шулай ук эшчәнлегебездә төп максатларыбызның берсе. Эштә булган кешенең хокук бозуларга баруга вакыты калмый. Бу юнәлештә район мәшгульлек үзәге белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар буш вакансияләр турында безгә мәгълүмат җибәреп торалар, - ди Рушат Бәхтевәлиев.
Исәптә торган килеш тә хокук бозу юлына басучылар да очрый. Хокук тәртибен бозучыларга карата административ беркетмәләр төзергә туры килә. Алай да тыңламасалар, үзләренә куелган таләпләрне тупас бозсалар, катгыйрак чаралар күрелә. “Өй аресты” билгеләнүчеләргә электрон беләзекләр кидерү системасы да кулланыла. Алар өйдән читкә кибеткә дә, шунысын да әйтик, үз йорты белән яшәүчеләр хәтта ишегалдына да чыга алмый. Таләпләр шундый.
Бәхтевәлиевлар гаиләсендә ике бала үсә. Буш вакытларын алар авылда үткәрергә ярата. Физик эш белән мәшгуль була миңа көч бирә, ди Рушат Рәшитович. Аннан ул спорт белән дә шөгыльләнә, исәптә торучыларны да спортка тартырга тырышалар. Алар белән мини футбол ярышлары оештыралар.
-Инспекциядә исәптә торучыларның хөкем срогын закон таләпләреннән тайпылмыйча узуы, туры юлга басуында Рушат Рәшитовичның тырышлыгы зур. Ул хокук тәртибен саклау буенча белемен тулыландырып, камилләштереп тора, гамәлдәге законнарга таянып эшли, - ди инспекция башлыгы Андрей Иванов.
Фото шәхси архивтан.
Нет комментариев