Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов зәйлеләрне Бөек Җиңү көне белән котлый

.

Кадерле татарстанлылар!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары!
Мин уйлавымча, 1945 елның 9 мае бездән ераграк булган саен, без аның тарихта әһәмиятен яхшырак аңлый барабыз. Бүген, нәкъ менә шушы язгы көннәрдә, егетләребез, кызларыбыз махсус хәрби операция барышында Ватан мәнфәгатьләре өчен көрәшкәндә, без Россия өчен Җиңү рухының, үз тарихыбызны аңлауның никадәр мөһим булуын, ни өчен көрәшкәнебезнең, ни өчен солдатларыбыз һәм офицерларыбызның гомерләрен биргәнен тагын да ныграк аңлыйбыз.
Чыннан да, Туган ил - ул теләсә кайсы россияле өчен изге төшенчә. Аның өчен бик зур бәя түләнгән. Бүген безнең җиңүләребезне инкарь итү башка сыймаслык хәл. 9 май кыйммәтләре - бу безнең Ватанга мәхәббәтебез билгесе, Җиңү тарихыбыз - рухи ныклык дәресләре. Җиңү көненең әһәмияте дә шуннан килә.
Мин барыбызны да чираттагы Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм. Һәм кулларына корал тотып Ватаныбызны яклап көрәшкән һәм эстафетаны Бөек Россия гражданнарының бүгенге буынына тапшырган ветераннарыбыз алдында баш иям.
Бәйрәм белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев