Рәмзия Җиһаншина: «Хуш киләсең, Рамазан»
Яңалыклар

Рәмзия Җиһаншина: «Хуш киләсең, Рамазан»

Җирле шагыйрәләребез иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

"Сөбханалла", диеп әйтер чакта
Якты йөзгә, күркәм холыкка.
Энә күзләреннән кичерәбез-
Әллә нинди гадәт халыкта.

-Бигрәк матур, абау, күлмәгең лә.
Каян алдың? Кыйбат торамы?
Чит илнеке мени, бигрәк затлы-
Яудырабыз гына сорауны.

Тикшерәбез кигән киемен дә,
Машинасын, торган йорт-җирен.
-Хәлең ничек? диеп сораганчы,
Тикшерәбез әле юк чирен.

Әллә нинди бүген тоткан кыйбла.
Итагатьлек, хәтер саклау юк.
Ә нәрсәгә кирәк күркәм холык?
Шәп яшибез -
Өсләр бөтен, әлбәт, тамак тук...

"Сөбханалла", күрче, көн уяна,
Чыгып килә кояш яктырып.
Якты йөзем белән каршылыймчы,
Күңелкәем тулы яктылык.

Дөнья байлыгыннан өстен куям-
Иман байлыклары бир, Аллам.
Дога белән башлыйм һәр көнемне.
КҮҢЕЛЕМДӘ минем РАМАЗАН.

******
Изге ай калыкты, үрелдем.
Нурыннан
Укалап мин калфак чигәрмен.
Күңелем гөлләре бөредә.
Мин назлап
Саф чишмә сулары сибәрмен.

Шау чәчәк булырлар. Актан ак-
Игелек һәм сафлык гөлләре.
Нык булыр сабагы, яфрагы-
Догалар сугарыр төпләрен.

Калфагым ай нурлы, күңелем
Аклыкка, пакъ леккә төренгән.
Бер Аллам боерган юлымнан
Тайпылмам, хуш килдең,
Изге ай РАМАЗАН.

Фото шәхси архивтан


Нет комментариев