Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне уңаеннан Югары Мәлем авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Авыл карлыгачлары” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе оештырды.
“Авылым карлыгачлары” бәйгесе традициягә әверелеп, өченче ел рәттән үткәрелде. Әлеге проектны Миләүшә Хәйруллина башлап җибәргән иде. Бәйге яшь үзенчәлекләренә карап өч бүлектә үтте: 3-6 яшьлекләр, 8-10 яшь, 11-14 яшь төркемендә.
- Балалар бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр, Мәлем балалары талантлы булуларын тагын бер кат дәлилләделәр. 3 яшьлек Хәлил дә, 6 яшьлек Данис белән Камил дә апа-абыйларыннан бер дә калышмадылар. Чын Тукай бәйрәме булды! – ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәлия Батькова.
Бәйгенең исеме дә “Авылым карлыгачлары”. Мәлемдә нәкъ карлыгачлар кебек тиктормас, тырыш, шаян, шат күңелле балалар үсүен аңлата. Мәдәният йортында узучы һәр чарада диярлек катнашып, чыгышлары белән кичәләрне бизи бу балалар. Матур итеп киенеп, сөенеп киләләр алар, шигырь сөйләргә, уйнарга-көләргә, җырларга бик яраталар.
Балаларның шагыйрьләребезнең әсәрләрен югары осталыкта, күңелләргә үтеп керердәй итеп сөйләве берәүне дә битараф калдырмады. Алар белән сөйләм телен үстерү буенча режиссер Фикрәт Сибгатуллин эшли. "Шомбай" түгәрәгенә йөрүче балалар белән Фикрәт Рафыйкович сәнгатьле сөйләмне үстерү, шигърияткә мәхәббәт уяту буенча зур эш алып бара.
Жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайлап, урын билгеләү җиңел булмады. Шулай да бер генә бала да игътибарсыз калмады. Барысы да дипломнар һәм бүләкләр алды. Бәйгенең гран-при иясе дип Зәринә Баранова игълан ителде.

Ул Габдулла Тукайның “Китмибез" шигырен сөйләде. Шулай ук Аяз Галиуллин белән Азамат Насыйров Миләүшә апалары Хәйруллинаның махсус бүләген алдылар.
Шигърият бәйрәмендә авылның талантлы егете Алмаз Яхин да матур шигырьләр укыды. Аның чыгышын мәлемлеләр көтеп ала. Шигырь бәйгесе Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан
Нет комментариев