2023 ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде.
Шул уңайдан Югары Пәнәче мәдәният хезмәткәрләре авылның хөрмәтле кешеләре - укытучылары турында мәгълүмат туплап, халыкка җиткерәләр.
Мирзаян Гыйльман улы Гыйльманов 1920 елның 15 октябрендә Түбән Пәнәче авылында туа. Алабуга педучилищесында белем алып, 1955 елда Казан педагогика институтын яхшы билгеләренә тәмамлый. 1942 елның март аенда сугышка алалар. Сугыштан 1945 елның декабрендә туган якларга әйләнеп кайта. 1952 елга кадәр Югары Шепкә авылында балаларга арифметика фәненнән белем бирә. Лаеклы ялга чыкканчы Югары Пәнәче мәктәбендә математика, физика, тарих фәннәреннән балаларга белем бирә.
Волхов, Сталинград, Белоруссия фронтларында сугышчан юл уза. Артиллеристлар һәм корректировщик арасында элемтә тота. Телефонист була. 1943 елның гыйнварында яралана. “Кыйпылчыкның бер кисәге гомере буе әтиебез башында йөрде”, - ди балалары.
Мирзаян абый сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1943 елда Югары баш командующий Иосиф Сталинның Рәхмәт хатына, “Батырлык өчен” медаленә ия була. 1944 һәм 1945 елларда Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. “Кенигсбергны алган өчен”, Германияне җиңгән өчен” медальләре бар.
Мирзаян абый 1996 елның 14 маенда 76 яшендә вафат булды.
Җиңүгә 78 ел тулган көннәр якынайганда ветераннарыбыз турында истәлекләр күңелдә яңара. Без җиңүчеләр буынын онытмаска, алар турында буыннан-буынга сөйләргә тиеш.
Илһамия Гарифуллина. Югары Пәнәче.
Фото шәхси архивтан
Нет комментариев