Кайда томография үтәргә?
Яңалыклар

Кайда томография үтәргә?

Зәй районы территориясендә район үзәк дәваханәсе һәм Ак Барс Мед арасында компьютер томографиясе хезмәтләре күрсәтү буенча килешү вакыты тәмамланды.

Әмма район халкына әлеге хезмәт күрсәтү дәвам итәчәк.

— Яңа томограф алу мәсьәләсе хәл ителә, хәзергә зәйлеләр республика квоталары буенча Алабугада тикшерү үтә ала. МРТ тикшерүләре үтү өчен пациентлар — Чаллыга, КТ тикшеренүләре үтү өчен Түбән Камага җибәрелә, — ди район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.


Нет комментариев