Мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче ярдәмендә кызыклы, мавыктыргыч эшне һәр бала үз итте.
"Китапханәче Гөлгенә Гәрәева да шәҗәрә төзүгә иҗади якын килде. Яңа китапханәче дә балалар белән уртак тел тапты. Һәр бала үз шәҗәрә агачын баетырга, күркәмрәк итәргә тырышты. Монда тарих та, үткәннәр дә, киләчәк тә - барысы бер дулкында булды. Тарих үткәнгә алып кайтты", - ди Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәре Илһамия Гарифуллина.
Шәҗәрә – ни дигән сүз соң?
Һәр мөселман үзенең әти-әнисе ягыннан бабалары исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога укырга тиеш булган.
Хәзерге вакытта һәр халык үзенең милли-мәдәни традицияләрен яңарта, кайтара. Бүгенге көндә гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре, ядкарьләре белән кызыксыну, буыннар бәйләнеше, исем-фамилияләр турында күзаллауларны киңәйтү, үз гаиләң белән горурлану киң колач алды. Нәсел тамырларыңны барлау - зур һәм саваплы эш.
Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган.
Шуңа күрә дә ил агалары – аксакаллар үзләренең нәсел агачын төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар, шәҗәрәсен төзегәннәр.
Барысы да бер максатка – яшь буынны әхлаклы, иманлы, мәгърифәтле итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән. Шәҗәрәне белү, өлкәннәр тарафыннан аңа зур игътибар бирелү яшьләрдә туган илгә, туган җиргә, телгә, дингә, милләткә мәхәббәт; туганнарга, кардәш-ыруга, күршеләргә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген искәртеп тора. "Шәҗәрәләр безгә якын кешеләребез, үз нәселебез аша халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли.
Шәҗәрә төзү – шәҗәрә агачы һәм буыннар тезмәсен барлау белән генә чикләнми. Нәсел, гаилә тарихы ул илнең дә тарихы. Ул һәр кешенең эшенә һәм тормыш юлына, күпсанлы кардәш-ыруның бәйләнешләренә ачыклык кертә. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын ачыклый ала.
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Димәк, шәҗәрәсе билгеле булган, үткәненә ихтирамлы халык – игелекле киләчәккә лаек халык," - ди Илһамия Рәисовна.
Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Агачларыбыз корымасын, мәңге яшел булсын!
Фото мәдәният йортыннан.
Нет комментариев