Бүген Югары Мәлем авылы мәдәният йортында сетка үреп, носки бәйләп солдатларга чын күңелләрен биреп ярдәм итүче апаларга багышлап «Рәхмәт көне» үтте.
"Биш сетка үреп махсус хәрби операциядәге солдатларга җибәргән идек инде, бүген алтынчы сетканы үреп бетердек. Һәм истәлеккә шул сетка янында фотога төштек" - , ди Гүзәлия Батькова.
Чара чәй табыны артында дәвам итте. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган солдатларга исәнлек теләп, ә Ватан иминлеге өчен һәлак булганнар рухына багышлап дога кылынды.
Рәхмәт булганыгыз өчен! Рәхмәт ярдәмегез өчен. Эшләгән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, дип әйтәбез изге күңелле затларга.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев