Югары Мәлемдә капка төбендә кич утыралар
Югары Мәлем мәдәният йортында узган ел төзекләндерү эшләре барганда авыл халкы мәдәнияттән читләшмәсен, авылда гармун тавышлары яңгырасын өчен “Капка төбендә кич утырулар” проектын гамәлгә керттеләр.
Узган атнада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Капка төбендә җәйге кичләр" проекты кысаларында чираттагы очрашу булды.
Авыл киче. Көндез тормыш мәшәкатьләре ардыргач, күрше-күлән кичен ял итеп утырыр өчен бер капка төбенә җыела. Анда төрле дөнья хәлләре, яңалыклар сөйләшәләр. Гармунчылары да бар. Гармун тавышын ишетеп, башкалар да аларга кушыла. Фикрәт Сибгатуллин белән Нургали Әхмәтҗанов өздереп, күңелләрне җилкендереп гармунда уйный.
Авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин да шунда. Ул кич утырырга чыгучыларны бәйрәм белән котлап, гаиләләрнең ныклы, сәламәт булуын теләде.
-Әлеге матур башлангыч Югары Мәлем халкында хуплау тапты. Кич буе мәхәббәт, сөю турында җырларны искә төшереп, бик күңелле ял иттек, - ди мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев