Югары Мәлем авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды
Яңалыклар

Югары Мәлем авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды

Югары Мәлем авылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте грантын оту нәтиҗәсендә башкарылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, ТР мәдәният министрының инфраструктура үсеше буенча урынбасары Виктория Самсонова, Татарстан хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, җаваплы затлар, авыл халкы катнашты.

– Бинага күптән ремонт кирәк иде. Төзекләндерү барышында мәдәният йортында эчке бизәлеш буенча эшләр башкарылды, җылылык һәм электр үткәргечләр системасы, түбә алыштырылды, фасад тышланып җылытылды, тамаша залы ремонтланды, сәхнә костюмнары тектерелде һәм башка бик күп эшләр башкарылды. Форсаттан файдаланып, нефтьчеләргә, район җитәкчелегенә шундый ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт, - ди мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.

Яңа бинага үтү юлын бүлеп торган ал тасмалар киселде. Биналарны кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп төзегән өчен төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Югары Мәлем авылы халкы мәдәнияткә тартыла. Авылда төрледән төрле кабатланмас кызыклы чаралар оештырыла. Балалар белән дә зур эш алып баралар. Үзләрен төрле конкурс-бәйгеләрдә сыныйлар. Авыл клубы халыкка озак еллар хезмәт итсен, биредә мәдәни тормыш гөрләп торсын.

-Шатлана-шатлана килдек әле яңа мәдәният йортын күрергә. Безнең авыл өчен зур вакыйга бу. Без авылның мәдәни тормышында кайнап яшәдек, хәзер дә әле клубларда уздырылучы чараларда катнашырга тырышабыз. Рәхмәт район җитәкчелегенә, мәдәният йортыбызда эшләүчеләргә. Авылыбызда мәдәни чаралар еш үтә. Берсен дә калдырмаска тырышабыз. Мәдәният йортыбызны төзекләндерүне дә бик шатланып кабул иттек. Авылыбыздагы һәр үзгәреш өчен сөенеп яшибез, - ди Гасыйм абый белән Азия апа Талиповлар.


Нет комментариев