Иске Зәйдә торак йортта янгын чыккан
4 – 13 гыйнварда район янгын күзәтчелеге бүлеге 3 чакыру алган.
Аның берсе ялган чакыру булып чыккан, берсе – кыска ялганыш, ә бер очрак янгын чыгу белән бәйле.
11 гыйнварда 23 сәгать 11 минутта 88нче янгын сүндерү бүлеге Иске Зәйдә янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә Ульянов урамында шәхси торак йорт яна.
“Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара”, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары.
Фото янгын күзәтчелеге бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев