Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Исерек машина йөртүчеләр – куркыныч тудыра

Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре алдында исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклау өстенлекле бурычларның берсе булып тора, чөнки нәкъ менә алар беренче чиратта юл-транспорт һәлакәтләре китереп чыгару куркынычы тудыра.

Статистик мәгълүматларга караганда, узган ел Зәй районы территориясендә исереклек билгеләре булган машина йөртүчеләр гаебе белән 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше яраланган. Бу исә исерек килеш руль артына утыруның аяныч нәтиҗәләре турында сөйли. 
- Мондый хәлләргә юл куймас өчен без һәр атна саен максималь күләмдә шәхси составны җәлеп итеп рейдлар уздырабыз, ай саен «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелә. Даими тикшерүләр уздыру әлбәттә, эзсез калмый, рейдлар барышында еш кына алкоголь кулланып руль артына утыручыларны ачыклыйбыз. Шул рәвешле юлларда кешеләр имгәнү, үлем очракларын булдырмау күздә тотыла, - ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин. 
Узган ел дәвамында гына районның юл хәрәкәте сагы инспекторлары тарафыннан 155 исерек машина йөртүче тоткарланган, әле аларның 15е кабат кагыйдә бозуда билгеләнгән. Быел исә әле ел башланды гына, инде исерек килеш автомобиль белән идарә итүче 6 машина йөртүчене ачыкланган. Шуларның берсе - 33 яшьлек ир-ат, исерек килеш машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш тә кабат “салмыш” килеш руль артына утырган. 
- 2022 елда алкоголь кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән барлык хокук бозучылар да җинаять җаваплылыгына тартылды. Суд карары буенча бер хокук бозучы 8 айга (шартлы рәвештә) ирегеннән мәхрүм ителде, тагын берсенә 200 мең сум күләмендә штраф түләргә билгеләнде, ә калганнарын мәҗбүри эшләргә тарту каралды. Быел да исерек килеш тоткарланган биш машина йөртүчегә карата төзелгән беркетмәләр суд каравына җибәрелде һәм тиешле карар чыгарылуын көтәбез, - ди Рамил Гарифуллин. 
Моннан тыш ул, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән машина йөртүчегә карата ел ярымнан 2 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү янавын, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф түләтүне күздә тоткан административ җаваплылыкка тартылу мөмкинлеген искәртте. Кабат хокук бозганда 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, 24 айга кадәр таләп итеп эшләтү, 3 ел дәвамында машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү белән бергә 24 айга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. 
Агымдагы елның 1 мартыннан исә, машина йөртүчеләрне исерткеч эчемлекләр куллануга тикшерү буенча яңа кагыйдәләр көтә. Алкоголь куллану факты этил спирты күләме белән расланачак. Әгәр бер литр сулышта 0,16 миллиграмм спирт булуы ачыкланса, бу исереклекне күрсәтә, дигән сүз. Бу кандагы 0,35 промиллага тигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев