Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яшь әни һәм сабый гомере алар кулында

Бүген - 5 майда акушерлар һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.

Бу көн - кешегә дөньяга килергә ярдәм итүче, гомернең тәүге секундларында аны җылы һәм назлы кулларына алучы шәфкать ияләрен хөрмәләү көне.
Баланың дөньяга килүе - һәркемнең, аеруча хатын-кызның гомерендә була торган иң шатлыклы вакыйга. Акушер һөнәренә ия булган кеше бала туу процессында турыдан-туры катнаша һәм әһәмиятле роль уйный.

Зәй район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә үз эшенең осталары хезмәт куя.

- Югары профессионализмнан тыш, акушерлар җаваплылык, ярдәмчеллек һәм шәфкатьлелек кебек сыйфатларга да ия булырга тиеш. Безнең коллективта тәҗрибәле акушерлар эшли. Венера Исакова - эшенә җаваплы караучы, һәркем белән уртак тел таба белүче, ачык йөзле кеше. Альбина Гатиятуллина – бала тудыру бүлегендә алыштыргысыз акушерыбыз, ул зур тәҗрибәгә ия һәм һәрвакыт киңәше белән ярдәм итәчәк. Рәмзия Константинова - булачак әниләр өчен остаз, ул аларга бала тудырганнан соң да кирәкле киңәшләрен бирә. Лариса Расторгуева шулай ук эшенә җаваплы караучы хезмәткәребез. Нина Сәлимгәрәева теләсә нинди сорауга кыска һәм ачык җавап бирә белә. Альбина Исламова кан тамырларына инъекцияләр һәм системаларны оста итеп куя. Мария Тимофеева һәм Алия Хәйруллина изге күңелле, һәрвакыт пациентларга, хезмәттәшләренә ихтирам белән карыйлар. Билгеле булганча, һәр акушерка – кендек әби – барыннан да элек психолог булырга тиеш. Һәр йөкле хатынның хәленә керә белергә, аны бала тудыруга көйләргә, тынычландырырга, кыскасы, универсал булырга кирәк.

Безнең коллектив үз һөнәренең осталарыннан тора, - ди өлкән акушерка Снежана Усманова.
Акушеркаларга бала тудыруда ярдәм иткән өчен йөзләгән Зәй гаиләсе рәхмәтле. Һәр көнне кулыгызда яңа тормышны кадерләп тотуыгыз өчен хөрмәтебез зур сезгә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев