Янгын матди зыян китереп кенә калмыйча, кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра.
Ут берничә минут эчендә гомер буе җыйган малны юк итәргә сәләтле, шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аны сүндерү чаралары турында һәрвакыт истә тотарга кирәк.
Янгын чыккан вакытта, әлбәттә, янгын сүндерүчеләргә шалтыратырга кирәк. Шуны истә тоту зарур: янгынның беренче 10-15 минуты аеруча мөһим санала. Бу вакытта, янгын зур булмаса, аны янгын сүндергеч ярдәмендә сүндерергә мөмкин, шуңа күрә ул һәр йортта яки офиста булырга тиеш. Янгын сүндергеч ут чыгу һәм таралу куркынычын киметә.
Янгын сүндергечләрнең төп аермасы кулланыла торган ут сүндерү чарасында. Өй шартлары өчен порошок, күбекле һәм углекислоталы янгын сүндергечләрне кулланырга киңәш ителә.
-
Күбекле. Янучан сыекчалар (бензин, май, лак, буяу) һәм бер квадрат метрдан зур булмаган мәйданда каты материаллардан торган янгын чыганагын сүндерүдә кулланыла. Бу янгын сүндергечне югары көчәнештәге ток астындагы җайланмаларга капкан ялкынны сүндерүдә кулланып булмый.
-
Порошоклы. Тиз кабынып китүчән һәм янучан сыекчалар, лаклар, буяу, пластмассага капкан ут телләрен, шулай ук 1000 вольтка кадәр көчәнештәге электр җайланмаларындагы янгынны сүндерүдә нәтиҗәле.
-
Углекислоталы. Төрле матдәләрне һәм материалларны, югары көчәнештәге ток астындагы җайланмаларга, теләсә нинди сыекчага капкан ялкынны сүндерүдә уңышлы нәтиҗә бирә.
Һәр янгын сүндерү җайланмасында җентекле күрсәтмә һәм аны куллану кагыйдәләре язылган.
Янгын сүндергеч ярдәмендә утны җиңә алмаган очракта, бинадан чыгып китәргә һәм 01 яки 101 телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк.
Азат Кашапов, 88нче янгын сүндерү часте хезмәткәре.
Нет комментариев