Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Горурланып яшим Зәем белән

Һәр кешенең, мөгаен, күңеленә хуш килгән, үзе яратып йөри торган урыннары бардыр.

Без “Зәй офыклары”ның Вконтактедагы социаль челтәрендә Зәйдә сезнең күңелгә аеруча кайсы урын якын дигән темага сораштыру үткәрдек. Сораштыруда катнашучыларның 50 проценты – Ринат Фәрдиев исемендәге паркны, 14шәр проценты Җиңү бульвары, Таҗетдин Ялчыгол скверы, Иске Зәй яр буен атаган. Ә Яшьләр паркы өчен 7 процент тавыш биргән. Шул уңайдан газета укучыларыбыз арасында да сораштыру уздырдык.

 

Гөлия Бәдретдинова:

– Шәһәрдә иң яраткан урыным – Ринат Фәрдиев исемендәге парк. Паркта балалар белән ял итәр өчен барлык шартлар да тудырылган. Аннан биредәге табигать – буа, чәчәкләр, яшеллек үзе күңелгә шатлык бирә, ял иттерә. Зәйнең үз йөзе бар. Шул булдырылган матурлыкны кадерләп саклыйсы иде. Авылларыбыз да төзек, күп хуҗалыклар капка төбеннән үк чәчәкләргә күмелеп утыра.

 

Валентина Иванова:

– Шәһәрдә ял итәргә һәм көч җыярга мөмкин булган яраткан урыным – Иске Зәй буендагы яр буе. Биредә еш булабыз. Кунаклар кайтса да, Иске Зәй яр буен, Мәктәп тавын әйләнәбез. Зәй елгасы буендагы хозурлык, матурлыкны аңлатып бетерерлек түгел. Монда җан ял итә, күңел сафлана. Соңгы елларда Иске Зәйдә барган уңай үзгәрешләргә күңел сөенә. Бистәдә юллар яхшырды, утлар якты яна, кибетләр, яшьләр үзәге гөрләп эшләп тора. Бистәдәге музей оештырган чараларга да теләп йөрибез.

 

Фәрит Нигъмәтҗанов:

– Миңа барыннан да бигрәк Җиңү бульвары ошый. Бульвар чәчәкләргә күмелгән, чисталык-тәртип. Оныкларым белән кичен без бирегә ял итәргә чыгабыз. Балаларга мәйданчыкларда самокатлар, велосипедларда йөрергә бик иркен. Янәшәдә урнаштырылган танклар да бульварга килүче һәркемнең игътибарын җәлеп итә.

 

Галина Кузнецова:

-Зәй минем күңелемә бик якын. Кайда гына барсам да, сагынып кайтам аны. Зәй урамнары буйлап йөрү, “Космос” кинотеатрында фильм карау күңелемә ял бирә. Бигрәк тә балаларга мөмкинлекләр тудырылуына сөенәм. Алар өчен аерым мәйданчыкларга кадәр бар бит. Әниләрнең сабыйлары белән йөргәннәрен күзәтәм дә, безгә мондый мөмкинлекләр булмады, дип уфтанып куям.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев