Эшмәкәрләрнең «Экспорт форсажы» программасында катнашу мөмкинлеге бар
Бу программа «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Программа кече һәм урта бизнес субъектларына халыкара базарларга чыгарга һәм бүгенге көндә экспортка сатучыларның да эшчәнлеген ныгытырга ярдәм итә.
«Экспорт форсажы» программасы һәркайсы 2 көнгә исәпләнгән 6 модульдән тора. Шулай ук әлеге модульләр арасындагы чорда компанияләр остазлар булышлыгы белән өй биремнәрен дә үтәргә тиеш.
Бу программада катнашучылар экспорт проектларын төзү методикасын үзләштерәчәк – чит ил базарларын сайлаудан алып уңайлы логистик маршрутларны исәпләүгә кадәр, гомумән, югалтуларны һәм чыгымнарны киметергә өйрәнәчәк.
Татарстанда Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды генераль директор урынбасары, «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова әлеге программаның эшмәкәрләрне экспортка эшләргә өйрәтү өчен бик файдалы булуын искәртте.
Программада катнашу бушлай, әмма урыннар чикле. Анда катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлергә кирәк. Гаризалар 2023 елның 19 маена кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны +7(843)222-90-60 телефоны аша белешергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев