Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәгә килүче һәркемне фойеда урын алган чыршылар күргәзмәсе таң калдыра.
“Яңа ел чыршылары вакыты” дип исемләнгән шәһәр конкурсына мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр ясаган 50дән артык эш тәкъдим ителгән. Аны яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче милли мәдәни үзәк оештырды.
-Бәйгедә катнашучылар ничек булдыра алалар, шулай фантазияләрен эшкә җиккән. Моңа кадәр эшләү дәверемдә мондый гаҗәеп күргәзмәне күргәнем юк иде. Берсе дә бер-берсен кабатламый, һәр эш күңел җылысын кушып башкарылган, - ди Татарстан халыклары ассамблеясының Зәй вәкиле, милли мәдәни үзәк җитәкчесе Роза Гатауллина.
Балалар ясаган чыршыларның төрлелеге сокландыра. Һәр эшнең фантазия һәм зур тырышлык белән башкарылуы күзгә ташлана. Чыршылар гадәти түгел, алар һәркайсы үзгә. Күргәзмәдә нинди генә кул эшләре юк һәм алар нинди генә материаллардан, нинди генә темаларга эшләнмәгән! Кемдер бәйләгән, үргән, кемдер теккән, өйгән, ясаган. Агач, кәгазь, тукыма материаллардан тыш, күркә, агач төбе, кашык, ботак һәм башкалар эшкә җигелгән. Эшләр үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый, оригиналь. Күргәзмәдә гаиләләре белән катнашучылар да булды.
“Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы коллективы – әлеге бәйгенең Гран-при иясе. Алардан иң күп санда “яңа ел күрке” кабул ителгән.
-Без балалар белән әлеге бәйгедә ел саен катнашабыз. Әти-әниләрнең дә күңел биреп, бик теләп эшләнмәләр ясаулары сөендерә,- ди “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Рамазанова.
“Кыңгырау чәчәк”тә тәрбияләнүче Есения Нургалинага чыршы ясарга әнисе дә ярдәм иткән.
– Чыршыны агач корылмадан һәм яшел төстәге уенчыкларны тезеп ясадык. Аны Яңа ел бәйрәмендә генә түгел, ел дәвамында өйне бизәүдә дә кулланырга була, - ди ул.
Шәһәр конкурсына нәтиҗә ясалып, җиңүчеләргә дипломнар һәм шәһәребез эшмәкәре ярдәме белән татлы бүләкләр тапшырылды. Чыршылар күргәзмәсе һәркемне хисләндерде, бәйрәм рухы өстәде. Чыршылар балачак иленә алып кайта шул. “Яңа ел чыршылары вакыты” күргәзмәсе үзәк китапханәдә 13 гыйнварга кадәр эшләячәк.
Автор фотосы
Нет комментариев