Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүген – халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел.

Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте ( Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган, балачагы авыр һәм катлаулы узган Габдулла бик кыска гомерле була. Нибары 26 ел яшәп, 1913 елның 15 апрелендә гомере өзелә.
Тукай туган көн Татарстан күләмендә һәм татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә Туган тел көне, Шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә.
Аның Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә. Шагыйрьнең "Туган авыл" шигырен тәкъдим итәбез: 

 

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

"Татар-информ"/ Салават Камалетдинов фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев