Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Батырлык ордены белән бүләкләнгән Зәй егете туган якка кайтты

18 июньдә Россия оборона министры Сергей Шойгу Мәскәүдә Вишневский исемендәге госпитальдә дәваланучы Зәй егете Георгий Борисовка Батырлык ордены тапшырды.

Бүген батыр егет Зәйгә кайтты. Аны биредә гаиләсе, якыннары каршы алды. Очрашу-күрешү шатлыгыннан барысының да күзләре яшьләнде.

— Якыннарым белән күрешү көннәрен бик көттем. Туган якның һавасы да башкача. Рәхмәт мине каршы алучыларга, котлаучыларга, — диде Георгий Михайлович.

Георгий Борисов — Зәй егете. Ул узган көз мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән Ватан иминлеген сакларга китте. Хәрби юнәлештә ныклы тәҗрибәсе бар, армия хезмәтенә чакырылгач, ярты елдан соң контракт буенча хезмәт итүен дәвам иткән. Алар тормыш иптәше Эльмира белән ике ул үстерәләр. 

— Махсус хәрби операциядә катнашучы башка егетләрнең дә туган якларга исән-имин кайтуларын, дөньяларның тыныч булуын телим, — ди Георгий.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев