Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Балаларны фаҗигадән саклыйк!

Янгын - ул фаҗига. Һәлакәтнең нәтиҗәләрен акча белән үлчәп була, әмма кеше тормышы, бигрәк тә янгыннарда бала үлеме – берни белән дә чагыштырып булмый торган ачы югалту.

Гадәттән тыш хәлләрдә балалар каушап кала. Балалар янгынны булдырмау сәбәпләрен, янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген начар беләләр. Күбрәк бу турыда аңлатырга, әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Балаларны өйдә ялгыз, караучысыз калдырмагыз. Ул шырпының уенчык түгел икәнен белергә, ә янгынның авыр хәлләргә китерүен аңларга тиеш. Балаларны көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәсеннән дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә кирәк. Җиңел, тиз кабына торган сыеклыкларны балалар буе җитмәслек урында саклагыз.

Янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтегез. Балалар үзләренең адресын һәм янгын сүндерү хезмәтенең телефонын белергә тиеш. Янгын вакытында өйдә кая да булса кереп качарга, нинди дә булса әйберне коткарып калам дип тоткарланырга ярамаганлыкны, ә тизрәк өйдән чыгып китәргә кирәклекне аңлату мөһим.

Янгын чыккан очракта балага үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк. Ул үзенең адресын һәм янгын хезмәтенең телефон номерларын кечкенәдән белеп үссен. Баланы өйдә бикләп калдыру бигрәк тә куркыныч. 

Балаларның хәвефсезлеге һәрдаим күз уңында булырга тиеш.

Азат Кашапов, 88нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев