Милли хәзинәбез
Легендар артист Илһам Шакиров турында Рухия Ахунҗанова иҗат иткән язманы тәкъдим итәбез.
(эссе)
Сарман ягы – сандугачлар ягы,
Сарманлыда хезмәт, ил гаме.
Былбылга тиң Зөһрәләре туган,
Мең елга бер туган Илһамы.
(«Сарман ягы»)
Сарман ягы – әдәбият-сәнгать дөньясына талантлы артистлар һәм язучылар плеядасын үстереп бүләк иткән соклангыч төбәк ул. «Шушы яктан, шушы туфрактан» шытып чыгып чәчәк аткан, һәрберсе үз кишәрлекләрендә мул орлыклар бирү дәрәҗәсенә ирешкән олуг шәхесләребезне санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Кыйссам шуларның берсе – атаклы җырчыбыз Илһам Шакиров турында. Булачак җырчы ике ягыннан да инеш суы агып торган гаҗәеп гүзәл табигатьле Яңа Бүләк авылында туа. Яр Чаллы шәһәренә барганда, без юл кырыенда шул матур авыл турында язылган мәгълүматны укып үтәбез. Әти-әнисе 1935 елның 15 февралендә дөньяга килгән төпчек балаларына Илһаметдин исемен бирәләр. Авыл малае Илһам табигать кочагында матурлыкка хозурланып үсә. Нәфис тавышлы сайрар кошларның – сандугачларның тәэсирле авазын күңел түренә хәзинә итеп салып куя ул, шуңа күрә үзе дә сандугачтай өздереп, үзәкләргә үткәреп җырлый башлый. Әтисе – авыл тимерчесе Гыйльметдин абый да бакча артындагы эш алачыгында, сандалда чүкеч биеткән уңайга, авыз эченнән көй көйләп эшләргә ярата. Әнисе Нуриәсма апа исә борынгы озын көйләрне үзенчәлекле бормалар кертеп җырлый. Илһамнан өч яшькә генә өлкәнрәк Кыям абыйсы да җырларны җиренә җиткереп башкара. Әнисенең сыгылмалы бормалары «мелизм» дип аталуын ул, әлбәттә, җырчы һөнәрен үзләштергәндә төшенәчәк. Төскә-биткә әнисенә охшаган Илһам иҗатта да аңа хас алымны сайлаган түгелме соң?!
Максатчан егет алга таба, гыйлем мәгарәсендә белем эстәп, табигый талантын тагын да камилләштерә. Калын һәм нечкә тавыш урталыгындагы баритон тавышка ия яшь җырчы Илһам Шакиров татар халык көйләрен һәм композиторларның әсәрләрен тамашачыга иҗади якын килеп, образга кереп ачып бирә, ягъни интерпретация ясый. Көйнең ритмик һәм интонацион байлыгын, шактый баетып, тыңлаучыга җиткерә. Илһам абыебыз аһәңле, йомшак тембрлы, киң диапазонлы матур тавышка ия бәхетле җырчы була. Ул Гөлсем Сөләйманова җырларын тыңлап үскән. Үзе бу хакта: «Әгәр Гөлсем апа булмаса, мин бәлки җырчы булмаган да булыр идем. Радиода концертлар микрофонга җырлап, туры эфирда барган заманнарда миңа аның белән бергә җырлау бәхете насыйп булды. Соңыннан инде шактый танылгач та, ул миңа үзенең киңәшләрен күп бирде», – дип искә ала. Җырчының тотрыклы һәм моңлы тавышы елдан-ел чарлана бара. Ел әйләнәсендә меңләгән концерт бирү, фонограммасыз чыгыш ясау аның тавышын ныгытканнан-ныгыта. Тавышым бетә, дип курыкмый ул. Чөнки белә: күп җырлаган саен, тавыш ачыла гына бара. Сәхнәгә аяк баскан хәзерге яшьләр легендар җырчыбыз иҗатыннан үрнәк алсыннар иде.
Илһам яшьли физик эшкә җигелеп (әтиләре «халык дошманы» дип кулга алына һәм хезмәт белән төзәтү колониясендә вафат була), тырышлыкка өйрәнеп-күнегеп үсә, мәктәптә дә яхшы укый. 1997/1998 уку елында «Моң дәрьясы Илһам Шакиров» дип исемләп үткәрелгән ачык дәресемдә ул белем алган еллардагы мәктәп тормышы турында укучыларыма: «Ручка урынына каз каурыен очлап язганнар. Корым белән суны кушып, кара ясаганнар. Колхоз амбарындагы иске бланклар, исәп-хисап кәгазьләрен дәфтәр итеп кулланганнар. Ләкин әлеге чор укучыларында, заманнар авыр булуга карамастан, уку теләге гаять көчле булган», – дип сөйләдем. Дәресемнең эшкәртмәсе, «Моңнар дәрьясында» исеме белән, Казанда 1999 елның июнь аенда «Мәгариф» журналында басылып чыкты.
Мәшһүр җырчыбыз Җәлил бистәсендә һәрвакыт көтеп алынган кадерле кунак булды. Мәдәният йортында, стадионда, мәйданда, музейда, музыка мәктәбендә чыгыш ясады. Һәрберсендә «Сарман» көен башкарды. Укучыларым күп тапкырлар аны күрү, җырлавын тыңлау бәхетенә ирештеләр. «Гөлмәрьям», «Очрашу җыры», «Сөенечкә дисәм», «Идел буе каеннары», «Син сазыңны уйнадың» җырларының көй авторы Илһам абый икәнен беләбез. Аның бүләк җырларыннан күңел офыкларыбыз киңәя. Үзе аларны, «татар халык көе», дип игълан итә иде. «Менә кемнән тыйнаклыкка өйрәнергә кирәк», – дип уйлап куясың... Ул, Зәй районының Дүртмунча авылында үз гаиләсе белән яшәүче Гыйльмисафа апасына бала чагында кунакка баргач, «Ак калфак» җырын отып алган булган. Аны «Бик еракта идек без» тексты белән репертуарына да керткән. «Һаман истә», «Безнең Идел буйларында», «Мәңгелеккә китеп барам», «Ялгыз каен» җырларын да үзе иҗат иткән. Ул буш вакытларында әдәби әсәрләр укыган, музыка турындагы китаплар белән танышкан. Гомумән, татар халык җырлары һәм аларның тарихы белән даими рәвештә кызыксынган. Шулай бервакыт Нәкый Исәнбәт томнарыннан «Син сазыңны уйнадың» шигыренә юлыга һәм балачакта ишеткән көй исенә төшә. Шул көй нигезендә матур җыр туа.
Илһам Шакиров – кабатланмас таланты белән үзенә һәйкәл койган җырчы. Тугызынчы буын ерак Алпар бабайдан башланган нәсел-нәсәп татар милләтенә исеме гасырларга кереп калырлык, милли хәзинәбезгә әверелерлек угыл үстергән. Мин Сарман ягында туып үскән шәхесебез турында: «Татар милләтенең мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров мелизмнарга бай киң диапазонлы, бәгырьләргә үтеп керә торган илаһи моңлы тавышы белән халкыбызга дистәләгән еллар буена рухи тәрбия бирде. Аның могҗизалы тавышына карурманнар шавы, чишмәләр моңы, басу-кырлар иркенлеге, туган җир җылысы, күкләр биеклеге сыйган», – дип әйтергә яратам...
Халык җырларын сәнгать югарылыгына җиткереп башкару өчен, артист тавышы гына түгел, ә биниһая тирән моң кирәк. Моң дигәнең Илһам абыйда җитәрлек булды. Чөнки ул – үзе моң иде! Һәрвакыт «Иске кара урман» җырын бернинди аккомпаниаторсыз (а капеллага) башкарып, безне моң дәрьясының шаһитлары итте...
Рокыя Ибраһимова – баянда, Мөхтәр Әхмәдиев аккордионда уйнаганда, Илһам абый дөньяларын онытып җырлаган. «Казан сөлгесе», «Зиләйлүк», «Сөенечкә дисәм», «Зөлхиҗҗә», «Озын су өсте», «Эскадрон», «Йөр син безнең урамнарда», «Дөнья матур, дөнья киң», «Камәр», «Туган якларыма» җырлары да шундый ук тирән моң белән башкарылган. Журналист Флюра Низамова (хәзер ул Башкортстанда): «...Үзе, уңышлы язма дип, «Әдрән диңгез»не ярата иде», – дип искә ала. Кызганычка каршы, мондый җырчылар мең елга бер генә туалар шул...
Илһам Шакиров ни өчен моңлы булган, моң чишмәсенең башы кайда? Бу сорауга җаваплар төрле булырга мөмкин. Кемдер, җыр-моң – нәселдән, дияр. Дәлилгә җырчының бертуганы Кыямны мисал итеп китерер. Чыннан да, Шакиров Кыям бик шәп җырлаган. Шофёр кеше үзенең җырлавы белән озын юлларны да кыскарткандыр, мөгаен. Күп еллар үткәч, Илһам Шакиров исемендәге премиягә иң беренче аның улы Флүр лаек булды. Атаклы җырчының бертуганы Гыйльмисафа апаның улы язучы Хәйдәр Гайнетдинов та яхшы җырлый иде.
Икенче берәү җавабында, җыр-моң – туган җирдән, эчкән судан, дияр. Ул да хаклы булыр. Өченче берәү, ятимлек кешене моңлы итә, дигән фикерен куәтләр. Гаиләдә алтынчы бала булып туган Илһам иркәләнеп, төпчек бала булып үсүнең рәхәтен татый алмаган. Илһамның балачагы хәерчелектә үтә. Чабата үреп утырганда, ул һәрвакыт җырлый. Моңсу күңел моңлы җырга шулай тартыла.
Җырчы иҗатташларының беренче ярдәмчесе дә, даими илһамчысы да булган. Әлфия Афзалова «Үзем турында» (1995) дигән китабында: «Аның белән бер бригадада концертлар куеп йөрүем белән мин бәхетле идем. Ул үзенең зур музыкаль белеме белән мин аңлап җитмәгән күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итте. Җырларның тирәндә яткан моңын ачарга, музыканың иң нечкә хасиятләрен табарга өйрәтте», – дип яза. Сарман авылында туып үскән җырчы Зөһрә Шәрифуллина үзенең тормышы һәм иҗаты турында 2021 елда нәшер ителгән китапта: «Илһам абый белән эшләү һәркемгә төшкән бәхет түгел: кызык та, үтә җаваплы да иде. Дөресен әйткәндә, Бөек җырчы белән сәхнәдә чыгыш ясау түгел, басып тору да төшемә дә кермәгән иде. Язмыш исә аның төркемендә эшләүне насыйп итте. Әлбәттә, бу минем өчен зур мәктәп булды, Илһам Шакиров мәктәбен уздым ич! Мин аның һәр чыгышын, тын алуына кадәр сәхнә артыннан күзәтеп, дөньямны онытып тыңлап утыра идем. Аның халык белән аралашуын, үз-үзен тотышын, һәр хәрәкәтен күңелемә сеңдереп барырга тырыша идем. Алар минем иҗатыма зур йогынты ясады», – дип тасвирлый.
Тормышта бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Консерваториядә алган теоретик белем һәм практик күнекмәләр белән генә чикләнмичә, талантын өстәмә рәвештә берөзлексез камилләштерү һәм титаник тырышлык кую артистны бөек җырчы дәрәҗәсенә күтәргән. Ул 1960 елда консерваторияне тәмамлый һәм гомере буе республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли: 1992 елга кадәр әйдәп баручы солист, аннары 2010 елга кадәр сәнгать җитәкчесе була. Яшь башкаручыларга үзенең киңәшләрен бирә, мәкаләләр бастыра, татар музыка сәнгатен үстерүдә ярдәм итә. Репертуарга татар композиторларының классик әсәрләре кертелүенә ирешә. Бу эштә үзе үрнәк булып тора. Гаять киң фидакяр хезмәте бәрабәренә җырчы ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә (1970), РСФСРның халык артисты (1983) исеменә лаек була. Илһам абый, Россиядә татарлардан беренче лауреат буларак, Бөтенроссия «Алтын Аполлон» (2000) бүләге лауреаты да иде. Кыскасы, Илһам Шакиров – буй җитмәслек биеклеккә, иң югары дәрәҗәгә ирешкән җырчы булды.
«Җырчының зур сәнгатькә юл башы ничегрәк булды икән?» дигән сорауга җавапны композитор Фасил Әхмәтовнең «Без өчәү идек» дип исемләнгән студент еллары хатирәсеннән табарбыз. Чөнки ул анда: «Шәп, көчле, табигый тавышы булуга карамастан, Илһам үз өстендә көне-төне эшләде, һәрчак кулында китап, үзе һәрчак пианино янында иде», – дип язган. Димәк, бер өлеш – талант, ә тугызы – тырышлык икән!
Шунысы кызганыч: «халык дошманы» баласы дигән келәймә-мөһер сугылган җырчыга көченең һәм вакытының шактый өлешен исәпсез-хисапсыз киртәләрне җиңүгә сарыф итәргә туры килгән. Иң әһәмиятлесе: кайгы-хәсрәт ачысына, авырлыкларга бирешмичә, үз-үзе белән гармониядә яши алган җырчы булды ул Илһам абыебыз! Әлбәттә, сөйгән халкының ихлас мәхәббәте дә яшәргә көч биргән аңа. Кыска сүзле, зирәк фикерле, юморга бай җырчыны тыйнак, зыялы, тәрбияле, гади булганы өчен дә хөрмәт иткән, олылаган газиз халкы.
Аллаһы Тәгалә аны милләтебезгә бүләк итеп яралткан. Күңелләр илчесенең һәрбер чыгышы көтеп алынды, әйткән сүзе йөрәкләргә бәлзәм булып, җыры рух-дәрт бирде. Ерак кыйтгаларга сибелгән газиз милләтемне, бер дисбегә тезгәндәй, аның моңнары барлап, туплап торды. Әҗерен сорамыйча, милләткә хезмәт итеп, үзе дә аның газиз баласына әйләнде. Ул бай иҗаты, саекмас моң чишмәсе белән туган илебезне, гадәттән тыш тырыш, әмма артык тыйнак татар халкын зурлады. Җыр сәнгатебезне башка милләт вәкилләренә тәкъдим итеп, татарны дөньяга танытты. Милләтләрнең үзара дуслыгын пропагандалап, гуманлы фикер йөртүен раслады. Илче вәкаләтен дөрес юнәлешкә бора алды. Күңел байлыгын, җан җылысын, шәхси тормышын халкы белән уртаклашкан җырчы, әлбәттә, халык улы булды. Халкыбыз аны шуңа хөрмәтләде, үз итте. Көтеп алынган концертларына халык зал тутырып килде. Халык бөек җырчыга мәхәббәтен шулай белгертте. Җан азыгы булган шатлыклы очрашулар һәрвакыт аншлаг белән үтә иде.
«Илһам Шакиров» дигән истәлегендә җырчы Хәмдүнә Тимергалиева: «Магнитогорск шәһәрендә без концерт куясы Мәдәният сараенда алдагы көндә Эдита Пьеха концерты булган. Безнең музыкантлар аппаратураны сәхнәгә кертәләр, Эдитаныкылар үзләренекен җыялар. Алар китәргә җыена, безнең концертны Илһам абый башлап җибәрде. Бөек татар җырчысының тавышын ишеткәч, авызларын ачып, шаккатып, җыелышып чыгып, Илһам абыйны тыңладылар, китә алмыйча, озак басып тордылар. Араларыннан берсе: «Вот это голос!»– дип куйды. Түзмәгән, сәхнә артыннан Эдита Пьеха да Илһам абыйны тыңларга чыкты. Сокланып тыңлады ул татар җырчысын, ахырдан рәхмәт тә әйтте», – дип язган.
Сирәк очрый торган талант иясенә багышланган китап, Равил Фәхретдинов тарафыннан язылып, 1973 елда «Җырчы» исеме белән басылып чыга. Илһам Шакиров турында беренче тапкыр зурлап, иҗатына югары бәя биреп, тарихчы яза. Утыз алты яшьлек археолог-тарихчының тәүге китабы тарихка һәм археологиягә түгел, ә җыр сәнгатенә карый. Ул китап аркылы җырчы хакында татар халкына нәрсәләр мәгълүм булган? Кыскасы, җырчы кайчан җырлый башлаган?
...Илһамга өч-дүрт яшьләр булганда, өйләренә күрше-күлән җыйналган яки кунак килеп төшкән чакларда җырлатырга яраталар аны.
Берсендә укытучы апалары аларны урманга алып баргач, Илһам үзе генә арткарак калып, эчкәрәк керә дә «Сарман»ны җырлап җибәрә. Шуны ишеткән укытучы аны мәктәптә җырлата башлый.
Имтиханнар бирергә соңга калган Илһамны Казан музыка училищесына бары тик бик шәп җырлавы сәбәпле генә кабул итәләр. Тавышын тикшереп карауга, шул ук көнне барлык имтиханнарын бирдерәләр. Үзенең урта мәктәп белеме булганга күрә, Илһам фортепьяно һәм җырчы һөнәренә кагылышлы фәннәрне ныграк үзләштерә. Беренче курс студенты, яшь башкаручылар концертында «Иске кара урман»ны җырлап, радио тыңлаучылар ихтирамын яулый.
Училищеның беренче курсын тәмамлауга, Илһамны Казан дәүләт консерваториясенә күчерәләр, чөнки анда укыганнарны солдат хезмәтенә алмыйлар. Талантны бер күрүдә үк танып белүче Нәҗип Җиһанов, егетне армиягә алмасыннар өчен, ректор буларак, Илһамга «консерватория студенты» дигән белешмә бирә. Хәрби комиссариатта чокчынып, Илһамның әтисе турында белерләр һәм «халык дошманы» баласы булган егетне, бәлки, бөтенләй икенче язмыш көтәр иде. Шул рәвешле композитор Нәҗип Җиһанов аның артистлык язмышында зур урын тота.
Равил Фәхретдинов китабына кадәр язучы Мәгъсүм Латыйфуллинның (ул 1982–1995 елларда Сарман районының Җәлил бистәсендә яши) 1965 елда «Казан утлары» журналында әдәби язмасы басылып чыга. Ул Илһам абыйның гастрольләргә китәр алдыннан махсус рәвештә туган авылына кайтуы, анда күңеленә тынычлык табуы, әнисе Нуриәсма, абыйсы Кыям һәм аның гаиләсе белән аралашып, ял итеп, вакытын рәхәттә үткәрүе турында хикәяли:
«...Илһам да әнисен күңеле булганчы күреп, аның белән сөйләшкәч, бертөрле рәхәтләнеп, юанып калды. Аның киеренке хисләре, тартылган нервылары йомшарды, йөрәге гадәттәгечә «нормаль» тибә башлады. Ул ана җылысын кабат тойганнан соң көчәеп, гайрәтләнеп китә, туган җиренең туфрагыннан, ата нигезеннән хезмәткә дәрт, иҗатка илһам һәм алга зур иҗатка көч ала иде».
Без исә җырчының үзеннән илһам чаткылары һәм рухи көч алдык. Илһам Шакиров шул ягы белән дә кадерле иде. Кабатланмас җырчы минем өчен дә илһам чыганагы булды. Күп шигырьләрем аның җырлары тәэсирендә язылды. Мин, гадәттә, ул җырларны көйләп йөргән чакта шигырь юллары да иҗат итә идем... Үзем, бик кызыксынып, бөек җырчыбызның тормышы һәм иҗатына кагылышлы шактый бай коллекция тупладым. Видео һәм аудиотасмалар, вакытлы матбугатта басылган язмалар, альбомнар, фотосурәтләр... Илһам абый турындагы язмаларым исә, аның юбилеена туры китереп, газета битләрендә: 2005 елда «Нефтяник Джалиля»да – «Мәшһүр җырчы», «Сабантуй»да – «Ул үзе дә бәхетле», 2015 елда «Сарман»да – «Аны тыңлау – үзе бер гомер», «Хәзинә»дә – «Моңлы илһам чишмәсе», «Татарстан яшьләре»ндә – «Ул – үзе моң» һәм «Ватаным Татарстан»да «Милли хәзинәбез» исемнәре белән урын алды. Шигырьләр, поэма, багышлаулар, тарихи хикәяләр һәм публицистик язмалар тупланган «Җырлы чишмә» китабымны (Татарстан китап нәшрияты, 2012) танышларым аркылы җырчының үзенә дә бүләк иттем, чөнки 211–212 нче битләрдә «Мәшһүр җырчы» дигән нәсерем басылган иде. Мин анда: «Җырчы – милләтебезнең илһам чыганагы да. Аңа шагыйрьләр мәдхияләрен багышлый. Гап-гади татар кешесеннән башлап танылган каләм ияләренә кадәр аның турындагы истәлек-хатирәләре белән бөек шәхеснең тормыш сәхифәсен язалар. Халык аны күз уңыннан җибәрми. Илһамлы халык бәхетле, халык мәхәббәтен тоеп иҗат иткән җырчы Илһам Шакиров үзе дә бәхетле булырга тиеш. Моңа шигебез юк», – дип язганмын. «Сарман ягы» дигән шигырем дә, беренче чиратта, аның исеме белән бәйле... «Сарман» газетасы битләрендә 2024 елның февралендә өч санда «Милли хәзинәбез» исемле күләмле язмам райондашлар игътибарына тәкъдим ителде. Аны «Мәйдан» журналы шул елның февраль санында «Җыр дөньясының алпары» дип исемләп бастырды. Шунысы бар: барлык язмаларым да төрле вариантларда язылып, һәрберсе архивымдагы төрле фотосурәтләр белән баетылды.
Мәктәптә озак еллар буе тел-әдәбият фәне укыту дәверендә, якташ җырчыбызның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан, әдәби-музыкаль кичәләр, ачык дәресләр үткәрдем. Шул чакта укучыларыма мөрәҗәгать итеп: «Илһам Шакиров кебек талантлар мең елга бер генә туа. Аның исеме гасырларга кереп калачак. Ул риваять һәм дастаннар героена әйләнәчәк. 15 февраль – аның туган көне зурлап билгеләп үтеләчәк. Без аның чордашы булуыбыз белән бәхетле. Илһам абый кебек милли җәүһәрләребезгә хөкүмәтебез тарафыннан аерым игътибар бирелер...» – дип әйтә идем. Юраганым юш килде. Ел саен 15 февральдә Илһам Шакировның туган көнен зурлап билгеләп үтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев