Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Зәйлеләр бердәм булып сыерчык оялары элделәр

Игелекле гамәл һәр яз саен уздырыла

Зәйнең Карамалы ял паркында мәктәп укучылары бердәм булып сыерчык оялары эләләр. Игелекле гамәлгә Зәйнең һәр белем йорты да кушылган. Һәр яз саен кош оялары ясап элү районда матур традициягә әйләнде.
7 нче мәктәп укучылары да сыерчыкларны каршы алырга ныклап әзерләнгән. Хезмәт дәресендә алдан барысын да исәпләп, тырышып оялар ясаганнар.
Кадер мәктәбе коллективы да игелекле акциягә бик теләп кушылган. Бүген алар 8 оя ясап алып килгән. Канатлы дуслар өчен йортларны үзләренең ихаталарына да ясап урнаштырганнар.
Сыерчык оясы элү акциясе район буенча әле дәвам итәчәк. Канатлы дусларга оя бүләк итәргә теләүчеләр бу эшкә бик теләп кушыла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев