“Зәй офыклары”ның актив хәбәрчесе “Йөзек салу” йоласын яшьләргә дә өйрәтә
Кабан-Бастрык авылында яшәүче, “Зәй офыклары” газетасының актив хәбәрчесе Клавдия Максимова быел да үзе керткән традицияләргә хыянәт итми йөзек салу, юраулар йоласы үткәрде.
2025 елдан барыбыз да иминлек, җиңү, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-сау кайтуларын көтә. Барысы да шушы теләкләрне теләп җыелды чарага.
“Ак кәгазьләр алыйк әле,
Сәламнәр языйк әле,
Дөньяга тынычлык юрап
Йөзекләр салыйк әле”, - дип башладылар йөзек салуны.
-Үземнең яшьтәгеләр арасында да чакырган кунакларым белми икән йөзек салу йоласын. Яшьләр килгәнче бу йола белән таныштык аларга аңлатырлык булсын дип. Кайчандыр “Зәй офыклары” сайтында бер юрау таблицасы чыккан иде. Мин аны кирәк булыр әле дип саклап куйдым. Шуны кулланып, сандыктан теләкләр язылган язулар тартып чыгардык. Яшьләр караңгы бүлмәдә көзге каршында, итек ыргытып юрадылар. Өстәлгә куелган дурычмак, коймак, кыстыбыйлар да “бәхетле кыстыбый”, “бәхетле коймаклар”, ”бәхетле дурычмак”лар итеп ясалган иде. Ә инде бәлеш үзе бик матур йола белән өстәлгә чыгарылды. Яшьләр дә, Аллага шөкер, бик теләп, үз итеп кабул иттеләр бу бәйрәмне һәм барлык уеннарда да теләп катнаштылар. Өлкән яшьтәге әнием дә үз теләген, ил сакчыларына соклануын җыр аша җиткерде.
“Илебез киң, бердәм, көчле,
Бар халык та сыябыз,
Корычтан да ныграк булды
Безнең ил – Россиябез”, - дип җырлады.
Бәхетле булыйк туган илебездә, туып яшәгән җиребездә, җылы оя-өебездә.
Илләргә иминлек, бар кешегә дә сәләмәтлек телибез. 2025 ел бары шатлык, куаныч, уңышлар гына бүләк итсен, - ди Клавдия Алексеевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев