Бүген, 6 ноябрь, Татарстан Республикасы Конституциясе көне
Татарстан Республикасы Конституциясе - республиканың төп законы, заманча хокукый система үсешен билгеләгән мөһим сәяси-хокукый документ.
Татарстан Конституциясен эшләү өчен нигез булып 1990 елның 30 августында Татарстан АССР Югары Советы Рәисе Минтимер Шәймиев тарафыннан кабул ителгән һәм имзаланган Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Декларация хезмәт итә.
Районыбызда бүген әлеге көн уңаеннан мөһим чаралар планлаштырылган. “Энергетик” Мәдәният сараенда бертөркем яшь буынга 5 ноябрьдә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин паспортлар тапшырды.
Ә район мәдәният йортларында патриотик чаралар үтә.
Нет комментариев