Зәй районы пенсионерлар берлеге рәисе  80 яшен  билгеләп үтте
Яңалыклар

Зәй районы пенсионерлар берлеге рәисе 80 яшен билгеләп үтте

4 ноябрьдә Зәйдә яшәүче актив һәм позитив Мария Никитична Боровинских-Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе, «Пульс» клубы һәм көмеш яшьтәге волонтерлар отряды җитәкчесе 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Мария Никитична 1946 елда Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә туа. Ул  иртә яшьтән хезмәткә керешкән, пешекче һөнәрен үзләштергән, медицина училищесын тәмамлаган һәм 12 ел балалар поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләгән. 1977 елдан аның тормышы Зәй  белән бәйле: биредә ул сәүдәдә һәм икмәк заводында эшли, ә пенсиягә чыккач, чын мәгънәсендә җәмәгать эше таба. 

18 ел Мария Боровинских район пенсионерлар берлеген җитәкли. Аның җитәкчелегендә «Пульс» клубы өлкәннәрне берләштерә: алар зарядка белән шөгыльләнәләр, экскурсияләргә йөриләр, шәһәр чараларында катнашалар һәм авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәләр. 

«Өлкән яшьтәге кешеләргә, бигрәк тә ялгызларга, гади кешеләр аралашуы һәм өйдәгечә яхшы атмосфера бик мөһим", - дип ассызыклый ул.

Югары бүләкләр

Мария Боровинскихның казанышлары югары дәрәҗәдә билгеләп үтелде. 2026 ел башында ул күпьеллык хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Элегрәк ул «Россия пенсионерлар берлеген үстерүдәге аерым казанышлары өчен»мактау билгесе белән бүләкләнгән иде.

Үзенең чордашлары  өчен Мария Никитична – берләшмә рәисе генә түгел, ә җирле бүлекнең җаны һәм моторы.


Нет комментариев