Медиатурнир һәм яңа инструментлар: Зәйнең “Гвардия» отряды яшьләр белән эшне көчәйтә
Яңалыклар

Медиатурнир һәм яңа инструментлар: Зәйнең “Гвардия» отряды яшьләр белән эшне көчәйтә

Зәйнең «Гвардия» отряды җитәкчесе Виктор Никифоров Идел буе һәм Урал федераль округларының дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен белем бирү семинарында катнашты.

Киң колачлы чара иң яхшы төбәк тәҗрибәләре белән уртаклашу, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә яңача якын килүне планлаштыру һәм үстерү өчен мөһим мәйданчык булды.

Өч көн дәвамында 100 белгеч заманча трендларны үзләштерде, өр-яңа медиатехнологияләр кулланырга өйрәнде һәм яшь аудитория өчен җәлеп итә торган контент булдыру күнекмәләрен эшләде. Семинарның төп максаты – федераль округларда яшьләр сәясәтенең нәтиҗәлелеген күтәрү иде.

Виктор Никифоров чыгыш ясаган команда аеруча зур уңышка иреште: катнашучылар медиапродукт ясарга өйрәнгән медиатурнирда беренче урынны яулады.

«Мондый масштаблы вакыйгада катнашу - тәҗрибә уртаклашу һәм безнең отряд эшенә алдынгы методикаларны кертү өчен мөһим адым. Алган белемнәр безгә Зәй районында һәм бөтен Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик белем бирүне тагын да сыйфатлырак һәм кызыклырак итеп оештырырга ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтте Виктор Михайлович.

  • Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.

Нет комментариев