Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаган балалар өчен «Татарстан Республикасы Конституциясе көне» дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.
Чара бәйрәм тарихы турында сөйләүдән башланды. Үзәк белгечләре балаларга Татарстан Республикасы Конституциясенең 1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә кабул ителүен һәм шул вакыттан бирле республика халкының хокуклары һәм ирекләре гаранты булуын искәрттеләр.
Балалар Төп закон проектының 1991 елның 31 декабрендә үк бөтен халык фикер алышуы өчен бастырылуын, ә дискуссияләр барышында бөтен республикадан һәм аннан читтә яшәүчеләрдән биш меңнән артык тәкъдим һәм төзәтмәләр керүен белделәр.
Әңгәмә барышында бала хокукларына аерым игътибар бирелде. Белгечләр яшьләргә «Конституция» төшенчәсен җентекләп аңлаттылар һәм белем алу,сәламәтлек саклау, намус һәм абруйны яклау хокукларына тукталдылар. Балалар шулай ук республика Конституциясе нигезендә кеше, аның хокуклары һәм ирекләре — иң югары хәзинә, ә аларны тану, үтәү һәм яклау-дәүләт бурычы икәнлеген белделәр.
Мондый әңгәмәләр үткәрү хезмәт алучы балигъ булмаган балаларга хокукый күзаллауларын киңәйтергә генә түгел, ә законга карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштырырга да ярдәм итә, шулай ук патриотик тәрбия бирергә һәм үз төбәген өйрәнү белән кызыксынуны үстерергә ярдәм итә.
Нет комментариев