Зәйдә Халыклар бердәмлеге көнендә күпмилләтле Россия турында күргәзмә тәкъдим ителде
Яңалыклар

Зәйдә Халыклар бердәмлеге көнендә күпмилләтле Россия турында күргәзмә тәкъдим ителде

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее “Энергетик” Мәдәният сарае мәйданында Россиядә яшәүче халыкларга багышланган картиналар күргәзмәсен тәкъдим итте.

Бу экспозиция мәдәни күптөрлелекнең чын бәйрәменә әверелде һәм илебездә яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләрен саклау һәм хөрмәт итүнең мөһимлеген искә төшерде.

Россия - ул 190нан артык халык өчен уртак йорт. Алар арасында – руслар, татарлар, башкортлар, чувашлар, чеченнар, аварлар, әрмәннәр һәм башкалар. Күргәзмәдә традицион милли киемнәрдәге кешеләрнең портретлары аерым урын алып торды. Бу образлар аша  үзара үрелеп безнең уртак тарихыбызның бердәм полотносын тудырган мәдәниятләрнең байлыгы һәм үзенчәлеге күренә.

Һәр халык Россиянең мәдәни мирасына үзенең уникаль өлешен кертә. Зәйдә дә Россия мәдәниятенең бөтен палитрасы чагылыш таба.

“Зәй тарихы - төрле этник төркемнәрнең тыныч һәм тату яшәвенең ачык мисалы. Бүген Зәй күпмилләтле бергә яшәү традицияләрен саклап кала. Музей оештырган күргәзмә илебезнең күпмилләтле мирасына хөрмәт күрсәтү генә түгел,  төрле мәдәниятләрнең гасырлар буена бер-берсен баетып үрелеп баруы турында уйлану өчен сәбәп тә”, - ди музейның кече фәнни хезмәткәре Фәридә Иноятова.


Нет комментариев