31 октябрьдә Лениногорскида йөзү буенча ярышлар узды.
Анда Бөгелмә, Лениногорск һәм Зәйдән 120 спортчы катнашты. "Зәй" спорт мәктәбеннән тренер-укытучы Рәйсә Галимова шәкертләре чыгыш ясады.
Нәтиҗәдә беренче урыннарны Радмила Григорьева, Артур Габидуллин һәм Дамир Баринов яуладылар. Икенче урында — Мәдинә Шәйхиева, өченче урында — Карина Гатиятуллина.
Нет комментариев