Күпмилләтле Зәй: саннар, эшләр һәм киләчәк турында кайгырту
Яңалыклар

Күпмилләтле Зәй: саннар, эшләр һәм киләчәк турында кайгырту

Зәебездә күпмилләтле халык дустанә гомер итә

Республикада 170тән артык  милләт вәкиле дус-тату яши. Моның сере гади - Татарстанда һәр милләт кешесенә үз гореф-гадәтләрен саклап яшәү өчен мөмкинлек җитәрлек. 

Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Зәй районында яшәүчеләрнең 57, 5 процентын татарлар тәшкил итә, бу – 31161 кеше дигән сүз. Руслар халык санының 39,2  процентын алып тора – 20 602 кеше, 1,4 проценты чувашлар  өлешенә туры килә  – 716 кеше. Алардан тыш районда аз санда әрмәннәр, башкортлар, үзбәкләр, таҗиклар, марилар, әзербайҗаннар, удмуртлар, мордва, казах, төрекмәннәр, кыргызлар яши.

Соңгы елларда шәһәр һәм авыл мәктәпләрен төзекләндерү буенча күп эшләнде: күпфункцияле үзәкләр, клублар, универсаль спорт мәйданчыклары төзелде. Өстәмә белем бирү мәсьәләсе дә һәрчак игътибар үзәгендә. Барысының да эшчәнлеге Татарстан Республикасының телләр турындагы законына нигезләнеп алып барыла.

2026 ел Россиядә Халыкларның бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бердәмлек елының төп максаты – күпмилләтле Россия территориясендә яшәүче барлык халыклар арасында дуслыкны, үзара аңлашуны һәм бердәмлекне ныгыту. Әлеге тема районыбызда узучы һәртөрле чараларда алгы планга куела. Яшь буынны күпмилләтләр вәкилләренең дус яшәвенә өйрәтеп үстерү бик мөһим.


Нет комментариев