Бу көннәрдә Зәйнең 7нче мәктәбе инглиз теле укытучысы Алена Парфирьева Дубайда квалификация күтәрү курсларында белемен арттыра.
Педагог республиканың “Алгарыш” программасы буенча махсус грант откан. Әлеге программа яшь белгечләрне үз хезмәт юнәлешләре буенча мәгариф һәм фәнни оешмаларда эшләүгә әзерләүне һәм чил илләрдә стажировкалар үтү мөмкинлеге тудыруны үз эченә ала. Мәртәбәле грантны узган ел 6нчы мәктәп педагогы да откан иде, быел исә мондый мөмкинлеккә Алена Илдар кызы лаек булды.
“Мин хәзерге вакытта ике атналык курсларны Дубайда үтәм. Әлеге квалификация курсларына грант оту өчен биш ел эчендә максатчан үз өстемдә эшләдем, бик күп төрле бәйгеләрдә үзем дә, укучыларым белән дә катнаштык. Алга таба бу миңа педагоглык эшчәнлегемдә зур ярдәм булачагына шигем юк”, - ди Алена Парфирьева.
Ул педагоглык эшчәнлеген 2010 елда Казан федераль университетының чит телләр факультетын тәмамлагач керешкән, шәһәрнең 7нче мәктәбендә 2020 елдан бирле инглиз теле укыта.
“Алена Илдаровна мәктәбебезнең бик перспективалы педагогы. Ул үз өстендә нык эшли. Без аның мәртәбәле грант отуын бик сөенеп кабул иттек”, - ди аның турында мәктәп директоры Игорь Биканов.
Нет комментариев