Җәмәгать эшлеклесе дә, тарихчы да, иҗат остасы да
Яңалыклар

Җәмәгать эшлеклесе дә, тарихчы да, иҗат остасы да

Төрле өлкәләрдән хәбәрдар булган, киңкырлы эшчәнлеге белән билгеле райондашыбыз, “Зәй офыклары” газетасы редакциясенең якын дусты Гамир Госман улы Таҗетдинов бүген - 8 ноябрьдә 85 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Гамир Таҗетдинов район үсеше өчен тырыш хезмәте белән зур өлеш кертүе өстенә, лаеклы ялга чыккач та төбәк тарихын өйрәнү, милли көрәшне үстерүгә бәяләп бетергесез эшләре белән билгеле. Ул республиканың атказанган укытучысы, җирле шагыйрь, туган як тарихын өйрәнүче, җәмәгать эшлеклесе, спортчы ветеран, мәгърифәтче, галим Таҗетдин Ялчыгол нәселенең күренекле улы. 

Тормыш юлы тырыш хезмәткә багышланган

Районыбызның Югары Мәлем авылы егете  туган авылы һәм Иске Зәй бистәсе мәктәпләрендә урта белем алгач, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Яшьтән үк милли көрәш, спортның башка төрләре белән мавыга. Институтны тәмалагач та туган авылы мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Аннан соң Аксар, Иске Зәй мәктәпләрендә директор булып эшли. Җитәкчелек сәләтенә ия, һәр йөкләмәне җиренә җиткереп башкаручы Гамир Госман улын район җитәкчелеге тиз күреп ала.

фото: шәхси архивтан
фото: шәхси архивтан

Аңа колхоз рәисе, район мәгарифе бүлеге мөдире, Зәйдә партия контроле комиссиясе рәисе, "Сельхозхимия" район берләшмәсе директоры урынбасары, “Төги”, "Нур" җитештерү кооперативлары рәисе булып эшләргә туры килә. Ә лаеклы ялга чыканчы ул бик тә җаваплы вазифада - район башлыгы урынбасары  хезмәтендә булды. 

“Гамир Госманович нинди генә җаваплы урында эшләсә дә,  халык арасында булды. Ул спортчыларны җиңүләргә рухландырырга да, ярдәм кирәкләргә булышлык чаралары оештырырга да, иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт тапты”, - диләр аның турында зәйлеләр. 

Әйе, аның безнең “Зәй офыклары” газетасында даими басылып килүче шигырьләре, тарихи мәкаләләре укучыларыбызга яхшы таныш. Ул   «Тормыш фәлсәфәсе»,  «Дини тәгълиматның дөньяви чагылышы» китаплары авторы. Әле район көрәшчеләре турындагы басма өстендә дә җиң сызганып эшләде. 

фото:шәхси архивтан
фото: шәхси архивтан

Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчысы

Гамир Госман улы зәйлеләргә Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчысы буларак та кадерле. Ул Ялчыгол мирасын өйрәнүчеләр башында тора. Аны чын мәгънәсендә ерак бабасының эшен дәвам итүче дияргә тулы җирлек бар.  Ул мәгърифәтченең нәсел варислары турында сәгатьләр буе сөйли ала, чөнки соңгы елларда аның эзләнүләре, архивларга мөрәҗәгать итүләре, әлеге уңайдан төрле чараларда катнашулары бихисап булды. 

Бу көннәрдә генә Зәйдә узган Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турнирында ул тарихи мәгълүматларны саклауга һәм Татарстан Республикасында билбау көрәшен популярлаштыруга керткән өлеше өчен Россия Көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Мөхтәрәм затны юбилее белән тәбриклибез, сихәтлек, имин көннәр телибез.


Нет комментариев