Район башлыгы Халыклар бердәмлеге көне  һәм Татарстан Конституциясе көне белән тәбрикли
Яңалыклар

Район башлыгы Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән тәбрикли

Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Сезне чын күңелдән  дәүләт бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! 

Бу бәйрәмнәр халыклар бердәмлеге,  гражданлык җаваплылыгы һәм чын  патриотизм идеяләрен үз эченә ала. Халыклар бердәмлеге көне һәр кешенең, милләтенә һәм диненә карамастан, илебезнең бер өлеше булуын раслый. Без махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә җаваплы һәм катлаулы бурычларны хәл итүдә бердәм.

Татарстан Республикасы Конституциясе, республикабызның төп Законы буларак, аның гражданнарының ирекләре, хокуклары һәм законлылык гаранты булып тора. Татарстанлылар, шул исәптән зәйлеләр тарафыннан  гасырлар буе төрле милләтләр дустанә яшәүче төбәгебездә   халыкларның мәдәни кыйммәтләренә карата гражданлык теләктәшлеге һәм толерантлык, милләтара татулык атмосферасын ныгыту өлкәсендә шактый тәҗрибә тупланган.

Кадерле зәйлеләр! Бу бәйрәм көннәрендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, оптимизм һәм һәр йортта бәрәкәт булуын, ныклык телим.

Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев