Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Михаил машинаны үзе алып китте.
Иске Зәйдә яшәүче Малафеевлар гаиләсе мобилизацияләнгән улларына һәм аның хәрби иптәшләренә өченче машинаны алды. Машинаны алуда бу юлы да төп ярдәмне кече уллары Иван күрсәтте. Шулай ук туганнары, күршеләре, дуслары һәрвакыттагыча читтә калмады.
Егет үзенә йөкләнгән бурычны батырларча үти
Михаил 430нчы гвардия полкында Донецк юнәлешендә хезмәт итә. Ул 2022 елның октябрендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнде. Менә инде дүрт ел егет үзенә йөкләнгән бурычны фидакарьлек һәм намус белән үти. Яу кырында күрсәткән батырлыклары һәм кыюлыгы өчен Жуков, II дәрәҗә “Фидакарь хезмәт өчен”, “Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Тагын ике медаль - Суворов һәм I дәрәҗә “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.
Зәйдән – алгы сызыкка
Михаил хәрби зонада “Амбал” позывноен йөртә. Беренче “УАЗ” (буханка) машинасын аңа 2023 елның мартында җибәрделәр. Фронтта автомобильләр - хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле һәм мөһим әйберләрнең берсе. Ләкин, кызганычка каршы, алар дошман дроннары һөҗүме аркасында йөри алмаслык килә. “Амбал”га җибәрелгән беренче машина да “үз хезмәтен” үтәгән инде. Хәзер әлеге машина Малафеевларның йорты каршында махсус хәрби операция зонасыннан кайтканнан бер хәрби истәлек булып тора. Икенче җибәрелгән машина да “УАЗ” иде. Ул да хәрби зонада “үз бурычын” үтәгән. Аларның икесен дә Малафеевларның кече уллары Иван үзе илтеп абыйсына тапшырды.
Өченче җибәрелүче машина – “Тойота”.
-Бу машина теләсә кайда үтеп керә ала, тәгәрмәчләре, утлары яхшы. Анда безнең егетләр, абыем. Без монда алар аркасында тыныч тормышта яшибез. Без дә ярдәм итмәсәк, кем булышыр аларга?! Бу машина андагы егетләргә хәрби бурычларын үтәүдә, җиңү яулап туган якларга исән-сау кайтуда ярдәм итсен, - ди Иван.
“Мине анда безнең егетләр көтә”
Бу көннәрдә Михаил туган якта ялда булды. Ялын гаиләсе, әти-әнисе белән үткәрде.
- Ялым бик тиз үтеп китте, әмма китәргә кирәк. Мине анда безнең егетләр көтә, бер гаилә кебек булып беттек. Без кирәкле барлык әйберләр белән дә тәэмин ителгән. Гуманитар ярдәм якташларыбыздан килеп тора. Бу машина безгә хәрби бурычыбызны үтәүдә зур ярдәм булачак. Без хәрбиләргә ярдәм күрсәтүче һәркемгә рәхмәтле. Әлбәттә, тизрәк җиңү белән туган якларга әйләнеп кайтасы, гаилә, балалар янында буласы килә, - ди “Амбал”.
“Барлык уйларыбыз да бары тик Җиңү турында гына”
Шулай ук машинага хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм дә тутырылды. Әни кеше Нина улының иң яраткан әйберләрен күчтәнәчкә дип җибәрде. Хезмәттәшләреңне дә сыйларсың дип күп итеп туган як тәмен хәтерләтүче ризыкларны, җылы оекбашлар да тутырды пакетларга.
-Без машинаның аларга хәрби тормышта бик кирәк булуын аңлыйбыз. Болар безнең улыбызга гына түгел, ә аның барлык иптәшләренә дә. Барлык уйларыбыз да бары тик Җиңү турында гына! Исән-сау булсыннар, без аларны бик көтәбез, - ди Алексей һәм Нина Малафеевлар.
Хәерле юллар! Туган якта сезне көтәләр, алда шундый яңа шатлыклы очрашулар көтсен!
Нет комментариев