Яшь көрәшче үрләр яулый
Спорт

Яшь көрәшче үрләр яулый

29-31 октябрьдә Глазов шәһәрендә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында РСФСРның атказанган тренеры, В. В. Чикваров истәлегенә багышланган спорт көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Анда Зәй спортчылары да катнашты. 

Турнирда Россиянең 14 төбәгеннән 320 спортчы көч сынашты. "Зәй" спорт мәктәбеннән ярышларда тренер-укытучы Анатолий Терентьев кул астында шөгыльләнүче  грек-рим көрәше спортчылары  катнашты.  Ярыш нәтиҗәләре буенча Арслан Хаджаев  26 килограммга кадәр авырлык категориясендә 2 урынны яулады.


Нет комментариев