30 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча 2010-2011 2014-2015 елгы яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры узды.
Ярышларда Россия төбәкләреннән 180 спортчы катнашты. Татарстан җыелма составы командасында бу ярышларда тренер Илнар Хәйруллин спортчылары көч сынашты.
32 кг га кадәр авырлык категориясендә Зәйдән Данис Фаршатов көмеш призер булды. 62 кг га кадәр авырлык категориясендә Алексей Кузнецов һәм 68 кг га кадәр авырлык категориясендә Данил Карпов бронза призер исемен яуладылар.
Нет комментариев