Менә инде унсигез ел дәвамында 5 ноябрьдә зәйлеләр элеккеге район башлыгы Ринат Шәех улы Фәрдиевны искә алу өчен, аның истәлегенә куелган гармунлы билге янына җыела.
Бүген бу чарага районыбыз башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, тормыш иптәше Фәридә Фәрдиева, район, оешма җитәкчеләре, якыннары, аны яраткан һәм хөрмәт иткән Зәй халкы килде.
Район үсешенә багышланган хезмәт юлы
Актаныш районында туып үсүенә карамастан, Ринат Шәехович Зәй төбәгендә 30 ел хезмәт куйган җитәкчеләрнең берсе. Хезмәт юлында иң җаваплы вазифаларны башкарып, район башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгән Ринат Фәрдиев зәйлеләрнең иң якын кешесе булды. Ул район халкының тормыш шартларын яхшырту өчен армый-талмый эшләде, аның авыл хуҗалыгы һәм икътисадын үстерү өчен куйган көче бәяләп бетергесез.
1999 елдан вафатына кадәр Ринат Шәех улы Зәй районы һәм шәһәре хакимиятен җитәкләде. Ул Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе.
Якты истәлекләр
Бүгенге искә алу чарасында туган як тарихын өйрәнү музее тарафыннан Ринат Фәрдиевның тормыш һәм хезмәт юлын чагылдырган фотокүргәзмәдә эшләде, чара барышында ул яраткан гармун моңнары агылды.
«Ринат Шәехович һәрчак безнең күңелләрдә, ул сәламәтлек саклау тармагында да, зәйлеләрнең ял, спортка тартылышына да, авыл хуҗалыгы өлкәсенә һәм социаль тармакка да зур игътибар бирде. Үз эшләре белән тирән эз калдырган бу кеше киләчәктә дә зәйлеләр хәтерендә яшәр. Урыны оҗмахта булсын», – диде район башлыгы урынбасары Петр Сергеевич.
Искә алу сүзләре белән Төги авыл җирлеге башлыгы Татьяна Попова да чыгыш ясады.
Соңыннан бирегә җыелучылар истәлек билгесенә чәчәкләр куйдылар.
Нет комментариев