Новости Заинска 18+
Рус Тат
Спорт

Зәй ир-егетләре мини-футбол ярышларында сыналды

Зәйдә оешма-предприятиеләр, учреждениеләр командалары арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында район беренчелеге өчен мини-футбол ярышлары үтте.

«Энергия» стадионында уеннар 14-23 июнь көннәрендә барды. Нәтиҗәдә ГРЭС командасы җиңүче булды. «Техно» заводы — икенче, политехник колледж — өченче урыннарны алдылар. «Акурайд Уилз Руссиа» заводы, физик культура, спорт һәм туризм, «Зәй шикәре» заводы, район Советы һәм башкарма комитеты командалары да призлы урыннар алучы егетләргә уеннарда җитди каршылык күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев